Белгеч җәй көне шәхси йорт тирәсендә башкару тыелган эшләр турында аңлатты
Җәй көне дача участогындагы активлыкның кайсыбер бер төрләре законсыз булып, алар өчен штраф салулары ихтимал. Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.
Эксперт искәрткәнчә, чүп-чар җыештырылмаган булса, участокта коры үләннәр булса, штраф каралган. Мәсәлән Мәскәүдә моның өчен беренче тапкыр бер меңнән өч меңгә кадәр штраф салына.
«Җир участогы милекчесе чүп-чарны җыештырырга, коры үләннәрне юк итәргә һәм чирәмне чабарга тиеш. Бу таләп үтәлмәгән очракта, милекче участогын җыештырмаса, 50 мең сумга кадәр штраф карала», – ди Кудерко.
Ачык ут яндырган очракта да сак булырга кирәк. Регламент бозган өчен икедән дүрт мең сумга кадәр штраф салына.
Моннан тыш, экология зыян китерү ихтималы булганга, шәхси йорт тирәсендә транспорт чараларын төзәтү дә тыела, дип искәртә белгеч. Бу турыда РИА Новости яза.