Казанда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале 30 июльдә була
30 июльдә Казанда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Мәрҗани урамында урнашкан Иске Татар бистәсендәге фестиваль мәйданчыгында һөнәрчеләрнең эшләнмәләре белән сәүдә нокталары куела.
Фестиваль 9:00 - 22:00 сәгатьләрдә дәвам итәчәк. Анда керү һәркем өчен бушлай, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.