Чиләбедә «Татар гаиләсе» бәйгесе уза
Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе» дип аталган өлкә бәйгесе уза. Конкурс Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер тәкъдиме белән оештырылган Көньяк Уралның гражданлык инициативаларына ярдәм итү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Татар гаиләләре өчен бәйге үткәрү, кешеләргә аларның гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләү, кыйммәтле белемнәрне киләчәк буыннарга җиткерү идеясен Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены депутаты, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова тәкъдим иткән.
«Чиләбе татарлары конгрессы балаларга, яшьләргә, гаиләгә игътибар бирә. «Татар гаиләсе» проекты традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм яклауга юнәлдерелгән. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бәйгегә Әшә районыннан килгән катнашучылар белән очрашу узды. Гаиләләр танышты, бер-берсен үзләренең татар ризыклары белән сыйлады, гаилә йолалары белән уртаклашты. Очрашу бик җылы һәм күңелле булды. Гаиләләр белән мондый очрашулар традициягә әверелсен иде», – ди Лена Колесникова.
«Татар гаиләсе» конкурсы Көньяк Урал гражданлык инициативаларына ярдәм фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурста катнашучылардан 14 төрле номинациядә гариза кабул ителде. Җиңүче гаиләләр 2022 елның октябрендә бүләкләү тантанасына чакырылачак.