Әлмәт полициясе мошенник күрсәтмәсе буенча пенсионердан акча алган таксистны тоткарлаган
Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз улын һәлакәттән коткарган өчен курьерга 46 мең сум акча биргән.
Акча тапшырганнан соң, ханым улына шалтыратып, аның белән барысы да тәртиптә булуына инана. Мошенникларның корбаны булуын аңлап, ул полициягә мөрәҗәгать итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре 38 яшьлек таксистны тоткарлаган. Ир заказ буенча Клара Цеткин урамындагы йортларның берсенә килүен сөйләп бирә. Ул пакетны алып, якындагы сәүдә үзәгенә бара, анда шалтыраткан счетка акча күчерә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Таксист беркая китмәү турында гариза язган.