Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында узачак чаралар исемлеге билгеле булды
Съездга 35 илдән 1,5 мең кунак килүе көтелә.
30 июльдән 2 августка кадәр узачак Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чаралары исемлеге билгеле булды.
«Һәр съезд биш ел саен үткәрелә. Быелгысы Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгына туры килә», - диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, съездга 35 илдән 1,5 мең кунак килүе көтелә. Катнашучылар саны күп булгач, чараны «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә үткәрергә булганнар. Съездда Милли шураның яңа составы, рәисе, аның урынбасарлары сайланачак, яңа бурычлар куелачак.
«2017 елда Милли шура оештырылды. Аңа татар эшмәкәрләреннән, зыялыларыннан 75 кеше керде. Устав нигезендә сайлап куелган Милли шураның вәкаләтле срогы бетеп килә. Без яңа состав сайларга тиеш», - диде ул. Шул ук вакытта, Васил Шәйхразыев Милли шураның яңа составында 10-15 кеше алмашыныр дигән өметен белдерде.
30 июльдә съезд кунаклары «Печән базары» заманча татар дизайны һәм татар шәһәр мәдәнияте фестивалендә катнаша. 31 июльдә Изге Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия каралган. 1 августта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узачак. Утырышта җиде дискуссия мәйданчыгы оештырыла. Делегатлар үзләрен кызыксындырган темалар буенча секцияләргә бүленеп фикер алышачак.
Дискуссия мәйданчыкларының төп темалары:
2 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш булачак. Шул ук көнне Милли шура яңа составта беренче утырышын үткәрәчәк.