Ел башыннан Татарстанда 12 кеше гөмбә белән агуланып хастаханәгә эләккән
Ел башыннан токсикология бүлегенә гөмбә белән агуланган 18 кеше мөрәҗәгать иткән.
«Барлыгы 18 мөрәҗәгать теркәлгән. 12 кеше хастаханәдә дәвалана», - диде Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Аның искәртүенчә, гөмбә ашаганнан соң 5-6 сәгать узгач, агулануның беренче симптомнары сиздерә башлый. Диарея, косу һәм күңел болгану барлыкка килә, ләкин температура күтәрелми.
«Беренче симптомнар барлыкка килү белән, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк», - дип искәртте токсиколог.