Горки-Әмәт урманында корея теле буенча бушлай дәресләр дәвам итә
Казанның Горки-Әмәт урманында корея теле буенча бушлай дәресләр дәвам итә. Икенче дәреснең темасы – «Кореядагы хатын-кызлар: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге».
Дәрес 23 июльдә 15:00 сәгатьтә булачак. Үткәрелү урыны – спорт базасы бинасының амфитеатры, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтында.