Роспотребнадзор Татарстанда су коенырга ярамый торган дүрт пляжны атады
Татарстанда берничә комлык Роспотребнадзор белгечләре тикшерүен узмады. Бу комлыкларда сулыкларны тикшерү нәтиҗәләре гигиена таләпләренә туры килми.
Казанда тикшерү «Түбән Елга аръягы», «Локомотив» һәм «Тирән күл» комлыклары узмаган. Шулай ук ял итү өчен киңәш ителмәгән комлыклар исемлегендә Минзәлә һәм Мөслим районы, Лаеш һәм Мамадыш комлыклары бар. Ведомство районнар администрациясенә коенуны тыю турында аншлаглар урнаштырырга киңәш итте.
Барлыгы бу җәйге сезонда республикада су объектларында күмәкләп ял итү өчен 19 ял итү урынын эшләтү планлаштырылган иде, шул исәптән Казанда – биш комлык.