«Безнең ишегалды» президент программасын Чаллыда туган 27 яшьлек белгеч җитәкләячәк
Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасын Чаллыда туган 27 яшьлек Арина Петрова җитәкләячәк. Программаның экс-кураторы, «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова декрет ялына китә. Әмма бу төзелеш сезоны ахырына кадәр ул ишегалларындагы эшне контрольдә тотачак.
«Бу төзелеш сезонында Венера Айдаровна эшне ахырына кадәр җиткерә, ә аннары декрет ялына китә, дип алдан килешенгән иде. Аның өч баласы бар, һәм ул пауза алырга һәм вакытны гаиләсенә багышларга планлаштыра», - дип шәрехләде «Татар-инфом»га фондның матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Галиева.
Арина Петрова турында аның автошәһәрдә тууы билгеле, күптән түгел аңа 27 яшь тулган. Ул 2020 елның җәендә «ТР шәһәрләре үсеше институты» фондында архитектор-шәһәр төзүче булып эшли башлаган, ә июльдән фондның стратегик проектлары белән идарә департаментын җитәкли.
Элегрәк Арина Петрова «Татар-информ»дагы тематик матбугат конференциясендә Татарстан яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү буенча көзге очрашуларны анонслаган иде.