Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидның «Кентавр» яңа штаммының үзенчәлеген әйтте
Коронавирусның «Кентавр» яңа штаммы — ковидның «омикрон» штаммының бер төре. Әлеге Татарстан хастаханәләрендә пандемиянең «яңа төре»н йоктыручылар артуы теркәлмәгән, әмма медиклар яңа вариантның үзенчәлеген ачыклаган инде.
«Әлегә күпләп авыручылар юк, әмма без аның үзенчәлеген тоябыз. Иммунитетлары түбән пациентларда, 2,5 елда бер тапкыр авырмаучыларда һәм прививка ясатмаучыларда чир уртача авыр формада үпкәләр ялкынсынуы белән уза», - диде «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш штаттан тыш терапевты Диана Абдулганиева.
Хәзер Covid-19 инфекциясен симптомнарга гына нигезләнгеп ачыклау катлаулы. Вирус модификацияләнгән, хәтта ис һәм тәм тою югалу да якынча 10 процент очракта гына ачрый. Кеше чир йоктырдым дип шикләнгән очракта амбулатор тест-система ясап ачыклый ала.
Алдага прививкадан соң ярты елдан артык вакыт узса, татарстанлыларга хәзердән ревакцинация турында уйларга кирәк, диде медик. Аның сүзләренчә, битлек режимын һәм башка ковид чикләүләрен вакытлыча гамәлдән чыгарганнан соң, тынычланырга кирәк түгел.