Азнакайда ат өстендә көрәш буенча республика чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды
Бүген Азнакай тарихында моңка кадәр күренмәгән ярышлар оештырылды. Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәш ярышы үтте. Татарстан Республикасы чемпионатына Кукмара, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Саба, Түдән Камадан көрәшчеләр җыелды. Халык телендә «Аударыш» дип аталган ярышларда 50дән артык спортчы катнашты. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
«Татар халкының бер генә бәйрәме дә ат ярышларыннан башка узмаган. Әлеге спорт төренә дә кызыксыну елдан-ел арта. Без аны рәсми спорт төрләре исемлегенә кертү юнәлешендә эшлибез», - диде Чемпионатның инициаторы, халкыбызның борынгыдан килгән әлеге спорт уенын кире кайтару өчен җан атучы, татар атлары үрчетүче Фәрит Нәбиуллин.
Ярышларда катнашучылар да татар атларында көрәште. Аларны Фәрит Нәбиуллин Лениногорскидан алып килгән.
Бу ярышта, иң мөһиме – ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Түгәрәк эчендә ике ат, ике көрәшче һәм хөкемдар. Ярышучы егетләр бер-берсен аттан өстерәп төшерергә тырыша. Кагыйдәсе шундый: көндәшеңнең билбавыннан гына тартырга ярый, кем дә кем аттан җиргә беренче булып егылып төшә, шул җиңелә.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов катнашты. Район башлыгы үзегең чыгышын бистәдә ат спортын үстерүгә зур өлеш керткән «Татнефть» җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.
Ярышлар өч мәйданчыкта барды. Катнашучылар арасында 12 азнакайлы да бар иде. Таһир Сәгытдинов – районның танылган көрәшчесе. Ярышларда ул үз авырлык категориясендә чемпион калды.
100 килограмм авырлыкта чемпион калган Рунар Нуриев – шулай ук көрәшче. Хуҗалыкларында дүрт баш ат та тоталар. Ранис Дәүләтгәрәев – икенче, Илшат Шәймөхәммәтов өченче урыннарга лаек булды.