Татарстанда +31 градуска кадәр эссе була
Иртәгә, 24 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем ихтималы аз.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +26...+31 градус фаразлана.