Төмәндә Шәһәр көнендә Сабан туе була
Төмәндә Шәһәр көнендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм программасында Төмән, Омск, Тубыл шәһәрләре, шулай ук Татарстан артистлары катнашындагы концерт; кунакларның сәламләү сүзләре; «ГАРМОНиЯ» өлкә гармунчылар фестиваль-бәйгесенең Муниципаль сайлап алу этабында җиңүчеләрне бүләкләү; спорт ярышларын (көрәш, армрестлинг, гер күтәрү) бар.
Бу көнне XII «Арангул – Батыр – 2022» Бөтенроссия югары дәрәҗәдәге көч экстримы турниры; милли уеннарны (чүлмәк вату, таяк тартыш, кашыкка йомырка куеп, көянтә-чиләк белән, капчык киеп, өч аякта йөгерү һ.б.); Сабан туе остаханәсе (декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан мастер-класслар); «Баянчылар, биючеләр, такмакчылар» интерактив мәйданчыгы; «Диполь ФМ» радиостанциясе оештырган «ДиПлов» фестивале була.
Сабан туе 30 июльдә Заречный паркында 12.00-19.00 сәгатьләрдә була, диелә хәбәрдә.