Минзәлә районында елгада баткан 15 яшьлек үсмерне эзлиләр
Татарстанның Минзәлә районында Ык елгасында суга баткан 15 яшьлек үсмерне эзлиләр.
Урынга 6нчы зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме килгән. Үсмерне эзләү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.