Башкортстанның Баймак районында «Башкорт аты» фестивале була
29-30 июльдә Башкортстанның Баймак районындагы Граф күле буенда республика күләмендә «Башкорт аты» башкорт токымлы атлар фестивале узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Фестиваль атчылык традицияләрен, кымыз ясау, халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү, шулай ук башкорт токымлы атларны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Чараның программасына эшлекле программа – түгәрәк өстәлләр, конференцияләр дә кертелгән. Моннан тыш, уктан ату буенча «Мәргән укчы» төбәкара фестивале дә була. Фестиваль башкорт эстрадасы йолдызлары катнашындагы зур концерт белән төгәлләнә.
Чараның спорт өлешендә «Ылак», «Аламан Бәйге», «Аударыш»,«Тай-тулак», «Бәйге» кебек башкорт халык уеннары тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.