Пенсия фонды Россиядә яшәүчеләргә өстәмә пенсияләре турында хәбәр итә башлаячак
2023 елның 1 июленнән барлык россиялеләргә аларның тупланма пенсияләре турында хәбәр итә башларга мөмкиннәр. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән шундый эчтәлекле федераль закон проектын Россиянең өчьяклы комиссиясе карады. Ул инде Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Үзәк Банк һәм Россия Пенсия фонды белән килешенгән.
Искәртеп узабыз, бүгенге кагыйдәләр буенча Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге аларның тагын бер пенсиясе туплануы турында белми дә, дип яза «Российская газета». Әлеге пенсиядән билгеле бер яшькә җиткәч файдаланырга була.
Пенсия тупланмаларына берничә категория кешеләрнең хокукы бар. Алар: 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк кешеләр, шулай ук пенсияләрне Дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучылар һәм ана капиталы акчасын булачак пенсиягә юнәлдерүчеләр.
Тупланма пенсияне 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар сорап мөрәҗәгать итә ала.