Табыш салымыннан Татарстан бюджетына кергән акчалар ике тапкырга диярлек арткан
2022 елның беренче яртысында табыш салымыннан Татарстан бюджетына 96,2 миллиард сум кергән, бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,8 тапкыр күбрәк. Бүген бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.
«Узган ел һәм агымдагы елның беренче кварталы өчен оешмаларның югары финанс күрсәткечләре, шулай ук нефтькә уңай бәяләр үсешнең төп факторлары булды», – дип белдерде Сафиуллин.
Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, агымдагы елның беренче яртысында табыш салымыннан тыш, физик затлар керемнәреннән (НДФЛ) кергән акчалар 12,7 процентка артып, 46,7 млрд сум тәшкил иткән. Ул физик затларга НДФЛ кире кайтаруның 1,8 тапкыр – 10,8 миллиард сумга кадәр артуын искәртеп узды.
«Гражданнарга ярдәм итү өчен без камераль тикшерүләр вакытын өч айдан 15 көнгә кадәр кыскарттык. Моннан тыш, без тизләтелгән режимда 276 мең декларацияне тикшердек, һәм кире кайтару суммасы якынча 11 миллиард сум тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Марат Сафиуллин.