Миңнеханов район башлыкларына күләгәдәге хезмәт хакын легаль итү эшен көчәйтергә кушты
Шәһәр һәм район башлыкларына күләгәдәге хезмәт базарын законлы итүгә игътибар юнәлдерегә кирәк,чөнки физик затлар кеременә салым – муниципалитетларның төп кереме. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Киләсе тема – күләгәдәге хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр эше. Район башлыклары, мин сезгә мөрәҗәгать итәм, – формаль булмаган хезмәт базарын киметү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Барлык хезмәт мөнәсәбәтләре тиешенчә рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Урыннарда НДФЛ буенча бурыч 2,5 миллиард сум тәшкил итә», – дип игътибар юнәлтте ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, физик затлар кеременә салымның кимүе күзәтелә торган территорияләр башлыкларына аеруча игътибарлырак булырга кирәк.
«Физик затлар кереме – безнең муниципалитетларның төп кереме. Кама Тамагы, Минзәлә, Тукай, Баулы, Әтнә, Зәй районнары – 45 проценттан кимрәк. Очына чыгарга кирәк. Үсеш булырга мөмкин булмавы аңлашыла, әмма ни өчен кимү? Бу сезнең керемегезнең төп өлеше», – дип риторик сорау бирде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кайбер районнарда җир кишәрлекләре өчен салым түләү буенча кимү күзәтелүенә игътибарын юнәлдерде.
«Җир салымы темасы бар, – 17 районда керемнәр узган елга караганда кимегән. Сәбәбе нидә? Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Баулы, Алексеевск, Зәй... Шулай ук салым хезмәткәрләре һәм Финанс министрлыгы белән бергә әлеге саннарны игътибар белән карарга сорар идем», – дип йөкләмә бирде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2022 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2022 елга финанс системасы органнары бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча Татарстанның финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды.