Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы топонимнарын туплаганнар
Самара өлкәсе Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы топонимнарын тупланганнар. Алар район картасында күрсәтелгән. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итте.
Топонимнарны «Самара татарлары» сайтыннан карап була.
2020 елда Камышлы районының «Туган як топонимикасы» проекты эшли башлаган. Бу проектта архив материаллары тупланган, Камышлы районы авылларында яшәүчеләр катнашында тикшеренү эшләре башкарылган. Проект белән Камышлының «Туган як» иҗтимагый оешмасы һәм Самара өлкәсе Камышлы районының авыллар китапханәсе җитәкчелек иткән.
Яңа Ярмәк авылының электрон паспортын булдыруда авыл халкы катнашкан. Алар арасында С.Х.Әһлиуллина, Г.С. Гыймаева, Г.Ш. Гафурова, Р.М. Гафурова, А.М. Җәләева, С.Ш. Нуретдинова, А.Т. Хәмидуллина, М.С. Каюмова бар.
«Хөрмәтле Камышлы районы халкы, әгәр туган як топонимикасы турында яңа мәгълүмат белән уртаклашсагыз, без проектка үзгәрешләрегезне бик теләп кертәчәкбез», дип мөрәҗәгать итә «Туган як» оешмасы.