Казан циркы манежга боз җәелгән яңа программага чакыра
Казан циркында боз өстендәге яңа программаның репетицияләре бара. Никулинның Мәскәү циркы алып килгән «Боз сулышы» проекты – Казан циркының яңа директоры итеп Эльмира Булатова билгеләнгәч килгән беренче проект.
«Җәйге эсседә Казанга шушы салкын проектны алып килүе бик актуаль дип саныйбыз. Тамашачы өчен бик уңайлы шартлар булачак», дип вәгъдә итә циркның сәнгать җитәкчесе Наталья Абрамова.
«Бу проектның үзенчәлеге нинди жанр булуга карамастан, бөтен катнашучыларның тимераякта булуы. Хәтта һава гимнастлары да 2 кг.лы тимераяклар киеп чыга. Хайваннар гына тимераяктан түгел», дип дәвам итә ул.
«Бозлы программада хайваннардан маймыллар һәм ак этләр катнаша. Әлбәттә, цирк хайваннары өчен бозлы манеж бераз ят тирәлек. Ләкин ияләшәләр. Алар без сораганны эшлиләр», - ди программаның җитәкчесе.
Бозлы тамаша өчен фигуралы шуу осталары чакырылмаган. Программада циркның үз артистлары чыгыш ясый. Проект өчен артистларга традицион тимераяклардан тыш биегәйтелгән тимераяклар да ясалган.
Казан циркы манежына тиешле стандартларга туры китереп җиде көн дәвамында боз җәелгән. Хәзерге вакытта манежда 20 кубометр чын боз ята.
Наталья Абрамова Казан циркының ике манежы булуын өстенлек дип атады. Берсенә – тамашачы карый торган төп манежга боз җәелгәндә артистларга күнегүләр өчен икенче манеж барлыгына басым ясады.
- Программага 60 артист катнаша, 200 авторлык костюмы тегелгән. 10 оригиналь номер вәгъдә ителә. Оештыручылар программаны фигуралы шуу белән цирк сәнгатенең синтезы дип бәяли.
- Программа тамашачыга 28 июльдә тәкъдим ителә. Ул Казанда 4 сентябрьгә кадәр барачак.