Ел башыннан Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта кече суднолар буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Үлүчеләр арасында 39 кеше су коену сезоны ачылганнан соң батып үлгән.
«Сулыкларда кешеләр үлеменең сәбәбе - җиһазланмаган урыннарда коену яки сәламәтлеге начарлану аркасында суга төшеп китү», - дип өстәде Венедиктов.
Ял вакытында бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга киңәш итә. Хәзерге вакытта Татарстанда 47 комлык ачылган, тагын 153 күмәк ял итү урыны коткаручылар контроленә алынган.