Бөекбритания Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка карата санкцияләр кертте
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөекбританиянең санкцияләр билгеләнгән кешеләр исемлегенә кертелде. Бу турыда «Башинформ» язды.
Әлеге исемлек тагын 42 пункт белән тулыландырылган. Исемлектә Чувашия башлыгы, Төмән, Брянск, Курск, Түбән Новгород, Самара һәм Свердловск өлкәсе башлыклары һәм башкалар бар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.