Россия хезмәт министрлыгы социаль хезмәтләр алуны гадиләштерергә тәкъдим итте
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә социаль хезмәтләр алуны гадиләштерүне тәкъдим иттеләр. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль хезмәтләр алуны гадиләштерергә тәкъдим итте. Социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында социаль хезмәтләр күрсәтә торган оешмалар дәүләт хезмәтләре аша гражданның дәүләт социаль ярдәме алу хокукын раслый торган белешмә ала алачак», диелә ведомство хәбәрендә.
Шул рәвешле, ташламалы даруларга рецептлар, электрон белешмә күрсәткәндә, медицина оешмалары тарафыннан биреләчәк. Мондый механизм электричкаларга ташламалы юл йөрү картасын рәсмиләштергәндә дә кулланылачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы - гражданнарның аерым категорияләренә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге. Анда дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, шулай ук инвалид балаларны махсус продуктлары белән тәэмин итү; шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирү; шәһәр яны электричкаларында һәм дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару һәм кайту керә.