Казанда мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен бушлай такси эшли башлый
15 августтан Казанда социаль такси эшли башлый. Аның хезмәтеннән сәләмәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр файдалана алачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте. Сервисны «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды эшләтеп җибәрә.
Моннан тыш, социаль такси Питрәч, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында да эшли башлаячак.
«Сервис 15 августтан эшли башлаячак, ул автомобильдә коляскасыз (махсус җайланмасыз) утыра алган 18 яшькә кадәрге инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә хезмәт күрсәтәчәк. Дәвалау, тернәкләндерү, буш вакытны уздыру һәм ял итү урыннарына кадәр аларны ике автомобиль – Chevrolet Niva һәм Niva Travel машиналары йөртәчәк», – диелә хәбәрдә.
Мондый такси хезмәтеннән файдаланырга теләүчеләрдән сәфәрләре турында алдан хәбәр итүләре сорала. Сорауларны хәйрия фондының «ВКонтакте»дагы төркемендә һәм +7(960)040-40-42 номеры буенча WhatsApp аша бирергә мөмкин.