Рөстәм Миңнеханов Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар уздыруны йөкләде
2023 елның февралендә Татарстанда опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган тантаналар узачак. Бу хакта республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карарында әйтелә.
«Бөек опера җырчысы Шаляпинның дөнья һәм ил мәдәниятенә керткән зур өлешен, шулай ук 2023 елда аның тууына 150 ел тулуны исәпкә алып, 2023 елның февралендә тантаналы чаралар үткәрергә карар итәм», – диелә документта.
Моннан тыш, ТР Президенты тантаналарга әзерлек һәм үткәрү белән шөгыльләнәчәк оештыру комитеты булдыруны йөкләде. Аны Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкли. Вице-премьер Ләйлә Фазлыева аның урынбасары, ТР Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова комитет секретаре булачак.
Составка шулай ук мәдәни берләшмәләр, уку оешмалары, театрлар, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук ТВ һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шул исәптән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев керде. Кайбер кандидатуралар килештерү өчен тәкъдим ителә.
Өч ай дәвамында Татарстан Хөкүмәте бәйрәм итү программасына кергән чаралар планын эшләргә тиеш. Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү белән республика районнары да шөгыльләнәчәк – аларның башлыкларына кирәкле барлык чараларны да тәэмин итәргә һәм планны тормышка ашыруда актив катнашырга йөкләмә бирелде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, шулай ук район массакүләм мәгълүмат чараларына Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итүне киңкырлы яктыртуны тәэмин итәргә кушты.