Түбән Камада цифрлы рәсемнәр конкурсы игълан ителде
Түбән Камада «Минем цифрлы Татарстаным» цифрлы рәсемнәр конкурсының муниципаль этабы башланды. Анда булачак беренче сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр 4 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Муниципаль этапны Түбән Кама муниципаль районы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе һәм Түбән Кама мәгълүмат үзәге оештыра.
Яшь түбәнкамалыларга «Киләчәк шәһәре», «Минем цифрлы дәресем», «Киләчәкнең цифрлы һөнәрләре», «Цифрлы культура», «Минем IT-йортым», «Минем цифрлы гаиләм», «Көндәлек тормышыбызда роботлар», «Цифрлы геройлар», «Киләчәк автомобильләре», «Киләчәк мәктәбе», «Минем цифрлы дусларым», «Киләчәк хастаханәсе», «Минем цифрлы балалар мәйданчыгым» темалары буенча рәсемнәр ясарга тәкъдим ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Конкурска һәр катнашучыдан 1 эш кабул ителә, аны киңәйтелгән файл рәвешендә тәкъдим итәргә кирәк jpg, *.jpeg, *.png, *.gif,*. mp4, күләме 5 МБ тан артырга тиеш түгел. График эшләр барышында теләсә нинди инструменталь чаралар: график редакторлар, сурәтләрне эшкәртү программалары, сканерлау программалары, анимацияләнгән сурәтләрне булдыру программалары кулланылырга мөмкин. Эш конкурс тематикасы нигезендә башкарылырга тиеш.
Килгән рәсемнәр муниципаль дәрәҗәдә конкурс комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк, ә өч иң яхшы эш 6-9 сентябрьдә узачак конкурсның төбәк этабында Түбән Кама шәһәре данын яклаячак. Конкурсны оештыручылар- «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җиңүчеләрне 10 сентябрьдән дә соңга калмыйча билгеләячәк.
Нәтиҗәләр 13 сентябрьгә планлаштырылган. Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Татарстанда Цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында тормышка ашырыла.
Булачак беренче сыйныф укучыларына үз эшләрен электрон адреска җибәрергә кирәк: konkurs2022er@mail.ru. Өстәмә мәгълүматны 41-71-95 телефоны буенча алырга була.