Казанда Тирән күлдә 21 яшьлек егет батып үлгән
Бүген 17.32 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Казанда Тирән күлдә яшь егет батып үлгән дигән хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Коткаручылар 21 яшьлек егетнең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта табып ала. Аны полицейскийларга тапшыралар.