Татарстанда энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны өч тапкыр арткан
Татарстанда быел беренче алты ай эчендә энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан. Күпчелек очракта балалар бакчаларына йөри торган өч яшьтән алты яшькә кадәрге балалар авырый. Шул ук вакытта бер ел элек бу авыру бер яшьтән ике яшькә кадәрге сабыйларда ешрак күзәтелгән.
Йогышлы чир Казанда, Чаллыда, шулай ук Азнакай, Арча, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе шул турыда хәбәр итә.
Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ) – ул һәр җирдә таралган йогышлы авыру, аны Enterovirus төркемендәге вируслар китереп чыгара. Авыру төрле формаларда – герпетик ангина, тән тиресендә, аяк-кулларда, биттә, авыз куышлыгындагы бетчәләр, ашкайнату эшчәнлеге бозылу рәвешендә була ала. Болар барысы да бизгәк, хәл бетү, баш һәм мускул авыртулары белән бергә күзәтелергә мөмкин. Аеруча сероз вируслы менингит куркыныч.
Инфекциянең чыганагы – авыручы яки авыруны йөртүче кеше. Ешрак кечкенә балалар зарарлана, аларга вирусның кечкенә дозасы су яки азык белән эләгергә мөмкин. Инфекция энтеровирус белән зарарланган су һәм аннан әзерләнгән боз, җитәрлек дәрәҗәдә эшкәртелмәгән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үләннәр, пычрак куллар, уенчыклар һәм башка тышкы мохит объектларыннан йога ала.
Белгечләр кулларны сабын белән ешрак юарга, яшелчә, җиләк-җимешне җентекләп эшкәртергә, шешәгә тутырылган яки кайнаган су гына эчәргә киңәш итә. Шулай ук махсус җиһазландырылган пляжларда гына коенырга һәм суны, ризыкны бөҗәкләрдән сакларга кирәк.