Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчетен сүттерүгә бәйле низаг хәл ителгән
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре хакимияте «Фәйзулла» мөселман оешмасына мәчет янындагы 445 кв.м мәйданлы җир кишәрлегендә дини йолалар башкарырга рөхсәт бирү турында карар чыгарды. Ул Көнбатыш урамындагы 55нче йорт адресы буенча урнашкан. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.
«Судлар бик күп булды. Һәм менә хәзер участокның кулланылыш төре үзгәртелде, шуңа күрә җир мәсьәләсендә нокта куелды. Безнең мөселман оешмасының чираттагы адымы-мәчет бинасына законлы хокукларны рәсмиләштерү», – дип ачыклык кертте КТВ-ЛУЧ телекомпаниясенә Сызрань шәһәренең татар автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов.
Берничә ел элек күзәтчелек органнары Көнбатыш урамындагы җир участогын мөселман оешмасы законсыз рәвештә куллана дигән карарга килгән. Шәһәр төзелеше планы нигезендә, участок торак йорт төзү өчен билгеләнгән, ә анда намаз уку өчен җыела башлаганнар.
«Җиргә карата» булган дәгъвалардан тыш, 2018 елда шәһәр суды мәчетне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуны бетергәнчегә кадәр дип япкан иде.
-
«Фәйзулла» мөселман дини оешмасы 20 елдан артык эшли.
-
Сызрань шәһәре администрациясе «Фәйзулла» мәчетен сүттерүне суд аша таләп итә, дип язган идек.
-
Аннары Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчетен саклап кала алулары билгеле булды.
- Адвокат Руслан Нагиев: Суд Сызраньдагы «Фәйзулла» мәчетен сүттермәү яклы булды, дип әйтте.