"Татар археографиясе" сериясенә кергән китапларны интернетта да укып булачак
"Хәзер урта гасыр шигъриятеннән Кәрим Тинчуринның билгесез пьесаларына кадәр, халык фольклорыннан солдат хатларына кадәр, Бакый Урманче көндәлекләреннән татарларның кыскача тарихына кадәр интернет киңлекләрендә татар телендә тулы күләмдә укырга мөмкин” дип хәбәр итә Татарстан милли китапханәсе.