Әлмәттә эшмәкәрләрне хөрмәтләделәр
27 июльдә Әлмәттә «Сәүдә хезмәткәре көне»нә багышланган чара узды. Тантаналы чара шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, менеджерлар, җәмәгать туклануы хезмәткәрләре - һөнәри бәйрәмгә катнашы булган һәркемне бергә җыйды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә яраткан эшләренә тугры булуларын теләде һәм иң мөһиме-халыкка һәм клиентларга карата игътибарлы булуларын билгеләп үтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Сезнең хезмәт өлкәсе үсәр дип ышанабыз, шул рәвешле шәһәребез тормыш итү һәм туризм өчен башкаларны ныграк җәлеп итә, яңа эш урыннары өчен мөмкинлекләр тудыра», – диде ул.
Авырлыклар һәм чикләүләр белән бәйле халыкара киеренкелек, эшмәкәрләрне көчлерәк итте. Администрация һәрвакыт җирле җитештерүчеләр продукциясен алга этәрүдә, дәүләт ярдәме чараларын камилләштерүдә ярдәм итәргә тырыша.
Бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов исеменнән дә котлаулар яңгырады. Ул тантана сәбәпчеләренә һөнәри осталыклары, сизгерлеге һәм үсәргә омтылышлары өчен рәхмәт белдерде.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен тармак вәкилләренә Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырылды.
Бәйрәм чарасы мәдәни-күңел ачу программасы белән дәвам итте. Иҗади бүләк сыйфатында кунаклар өчен вокал номерлары һәм Әлмәт артистларының матур чыгышлары яңгырады.