Татарстанда туган көн бәйрәм иткән вакытта исерек хәлдәге хатын-кыз карьерда батып үлгән
Республиканың Ютазы районындагы Исмәт карьеры ярында туган көн уздырырга җыелучыларның бәйрәме фаҗига белән тәмамланган.
Алдан билгеле булганча, хәмер эчкән 30 яшьлек хатын-кыз төнлә су коенырга киткән һәм югалган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Мәрхүмәне вакыйга урынында булучылар ярдан 8 метр ераклыкта тапкан. Мәетне яр буена чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.