1 сентябрьгә Татарстанда 7,2 мең урынга исәпләнгән сигез мәктәп төзеләчәк
Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары буенча 10 мең 283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелә. Беренче сентябрьгә 7 мең 203 урынга исәпләнгән 8 мәктәп төзелешен тәмамлау планлаштырыла, 355 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпне ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр. Барлык уку йортлары да укучыларны кабул итәргә әзер булырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Яңа объектлар төзүдән тыш, төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Әйтик, яңа уку елына 118 мәктәптә ремонт эшләре тәмамланырга тиеш, шул исәптән 66 мәктәптә – федераль программа ярдәме белән. Алты урта һөнәри белем бирү оешмасының ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча эшләр оештырылган.
Мәктәп һәм балалар бакчалары директорларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ремонт һәм төзелеш эшләренең барышын катгый контрольдә тотуны йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Без заказчы мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Безнең заказчы – ул белем бирү учреждениеләре», – дип белдерде Миңнеханов.
Быел республикада барлыгы 1 мең 413 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк.