Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре Бөгелмәдә социаль проектлар турында фикер алышты
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды.
Сәфәр район эшмәкәрләренең социаль проектлары турында фикер алышу һәм палата мөмкинлекләре һәм аларны гамәлгә ашыру максатыннан оештырылды. Чарада кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.
Кече һәм урта бизнес вәкилләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Рәхимова сөйләде. Аның сүзләренчә, ярдәм мәсьәләләре буенча муниципалитет Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән актив хезмәттәшлек итә.
Чара ахырында катнашучылар Бөгелмәдә Социаль эшмәкәрлекне үстерү буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы комитеты вәкиллеген ачарга тәкъдим итте.