Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Михельсон Казанда СИБУРның XVI җәйге Спартакиадасын ачты
Татарстан беренче тапкыр СИБУРның җәйге Спартакиадасын кабул итә. Ярышлар 30 – 31 июльдә «КАИ Олимп» КСК базасында уза. Уеннарда бөтен Россиядән, СИБУР төркеме предприятиеләре вәкилләре булган 22 командадан 700 кеше катнаша.
«СИБУРның җәйге Спартакиадасын үзебездә кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Без СИБУР белән туганлаштык, Татарстан предприятиеләре компаниянең состав өлеше булып тора. Казан – Россиянең спорт башкаласы. Безнең төп бурыч – Спартакиада иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен иң уңайлы шартлар тудыру. Сез Татарстанга кайтырга теләрсез дип өметләнәм. Сез – СИБУР командасы! Уңышлар сезгә!» - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Мин СИБУР өчен бу мөһим вакыйгада катнаша алуыма шатмын. Ике ел рәттән Спартакиада үткәрелмәде. Һәм менә ике елдан соң без Казанда ярышлар оештырабыз. Узган ел ике зур нефть, газ, химия холдинглары - СИБУР һәм Татарстан активлары берләште. СИБУР һәм Татарстанда булган традицияләрне саклап калу, бу традицияләрне үзләштерү бик мөһим. Бу безгә хезмәттәшлекне ныгытырга һәм зур коллективыбызны берләштерергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Леонид Михельсон.