Башкортстанда иң яхшы кымыз ясаучыны сайлыйлар
Бүген, 30 июльдә, Башкортстанда төбәкнең иң яхшы кымыз ясаучысын билгелиләр. Сайлау «Башкорт аты» республика башкорт токымлы атлар фестивале кысаларында уза. Иң яхшы кымыз ясаучының исеме көн ахырына игълан ителәчәк. «Башинформ» шул турыда яза.
Жюри хөкеменә үз продукциясен район конкурсларында җиңүче 18 кымыз ясаучы алып килгән.
«Бүген Баймак районында башкорт ат токымына багышланган беренче зур чара уза. Аның кысаларында кымыз ясаучыларның 16 нчы республика конкурсы узачак. Аңа безнең төбәкнең төрле почмакларыннан иң яхшы кымыз осталары килгән. Алар арасыннан иң яхшыларын билгеләүдән тыш, конкурста Башкортстанда ясала торган барлык кымыз төрләрен татып карарга һәм шул ук вакытта аны тәм сыйфаты буенча гына тугел, тәкъдим итүне дә чагыштырырга була торган бердәнбер урын», – диде Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.