Леонид Слуцкий «Уфа» белән матч турында: «Алты очко өчен уен. Көндәш бик тә принципиаль»
«Рубин» футбол клубының баш тренеры Леонид Слуцкий «Уфа» командасына каршы Беренче лиганың өченче тур матчыннан нәрсә көтүе хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, очрашу турнир планында да, принципиаль көндәшлек җәһәтеннән дә әһәмиятле булачак. Бу хакта клубның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Классик тәртиптә әзерләнәбез, көндәш бик тә принципиаль. Безнең файдага булмаган контроль матч нәтиҗәсе, барлык җанатарлар да истә тоткан сезонның соңгы драматик матчы һәм турнирдагы вазгыять – минем карашымча, боларның барысы да әлеге уенны бик тә кызыклы итә. Уен турнир планында да, принципиаль көндәшлек җәһәтеннән дә мөһим. Без дә, «Уфа» да класста югары күтәрелү бурычын куя. Алты очко өчен уен. Матчта компромисска урын калмаячак», - диде Слуцкий.
Шунысын да искәртик: «Рубин» – «Уфа» матчы 1 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.