Татарстанның Яшьләр хөкүмәтенә гаризалар кабул итү 3 августка кадәр озайтылды
Татарстанның Яшьләр хөкүмәтендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 3 августка кадәр озайтылды. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.
Гаризаны 20-35 яшьтәге яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, шулай ук сайлап алган тармакта җәмәгать башлангычында эшләүгә карата кызыксыну белдергән үз кандидатурасын тәкъдим итүче яшьләр тапшыра ала.
Баштарак гаризалар 27 июньнән алып 27 июльгә кадәр кабул ителер дип көтелгән иде. Тавыш бирү 8-21 августта узарга тиеш. Министр киңәшчеләре вазифаларының һәркайсына өчәр кандидат билгеләнәчәк. 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр алар алдында үз проектлары белән конкурс нигезендә сайлап алу турын узу бурычы тора. Аннары, 12 сентябрьдә, ТР Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы оешачак.
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары илнең төрле мәктәпләрендә социаль проектлау, проект белән идарә итү һәм эшлекле этика серләренә төшенә, шулай ук чит илләр һәм Россия төбәкләренә стажировкага бара алачак. Аларга мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк, шулай ук авторлык проектларын финанслауда булышачаклар.
«Яшьләр хөкүмәте әгъзалары ике елга сайлана, ягъни аның эше сигез квартал циклына бүленә. Шуларның һәркайсы кысаларында нәтиҗәлелек индикаторлары ачыклана, алар яшьләр сәясәтен үстерүдә егетләр-кызлар арасыннан сайланган киңәшче һәм ведомствоның эш сыйфатын билгеләячәк», - дигән иде элегрәк ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.