Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында урып-җыю темпларын бәяләде һәм яңа мәчетне карады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Яңа Чишмә районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты, механизаторлар һәм җирлек башлыклары белән аралашты, шулай ук яңа мәчетне карады.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яңа Чишмә районы бүген ТР Президенты сәфәр кылган өченче муниципалитет булды. Аңа кадәр ул Нурлат һәм Аксубай районнарында урып-җыюның барышы белән танышкан иде.
Хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу «Агрораздолье» ҖЧҖ мәйданчыгында узды. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Волков сүзләренчә, муниципалитетта 58 мең гектар мәйданда игеннәрне җыеп аласы бар, уракта 69 комбайн эшли, аларның бер өлеше читтән җәлеп ителгән. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, очрашуда катнашучыларга терлекчелекне актив рәвештә үстерүнең әһәмияте турында әйтте.
Аннары Татарстан Президенты ҖЧҖ территориясендәге SGR 100 ашлык киптерү комплексы белән танышты. Кырлардан җыеп алган ашлыкны биредә эшкәртәләр, бу озак вакыт саклаган вакытта аның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә булыша.
Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Акъяр авылындагы яңа мәчет белән танышты. Объектны реконструкцияләү эшләре 2020 елда тумышы белән әлеге авылдан булган Дәүләт Советы депутаты акчасына башланган.
Үзенең Telegram-каналында сәфәргә нәтиҗәләр ясап, ТР Президенты районнарның урып-җыю эшләренә әзерлеген югары бәяләде. «Техника уракка әзер. Хәзер барысы да – механизаторлар кулында. Алны-ялны белмичә, көндез дә, төнлә дә аларга игеннәрне җыеп алырга кирәк», - дип искәртте ул һәм авыр хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде.