Тукай районында бер малай питбайкта юл читенә төшеп киткән һәм тән җәрәхәтләре алган
Юл һәлакәте кичә Татарстанның Тукай районында булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе
Якынча мәгълүматлар буенча, «WELS» мини-мотоциклы белән идарә иткән 12 яшьлек малай юл читенә төшеп киткән һәм егылып төрле тән җәрәхәтләре алган.