Аксубайда Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан автоузыш булды
Аксубайда Хәрби диңгез флоты көне уңаеннан автоузыш үтте. Хәрби диңгез флоты көнендә патриотик акцияне хәрби диңгезчеләр, Хәрби диңгез флоты ветераннары, Россия Кораллы көчләренең бу данлы төренә катнашы булган һәркем оештырды.
Аксубай матрослары автомобильләре колоннасы Чистай ягында урнашкан автозаправка станциясеннән старт алды. Дистәләгән кеше машинада Аксубайның төп урамнары буйлап Андреев әләме астында үтте. Шул ук вакытта юл уңаенда очраган машина йөртүчеләр автоузышта катнашучыларга сигнал бирде, шул рәвешле диңгезчеләр адресына котлауларга кушылды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Колонна үзәк мәйданда финишка килеп җитте. Биредә тантана сәбәпчеләрен туганнары һәм якыннары каршы алды.