Әфганстанда татар интернатында яшәүче балаларның эшләнмәләре интернет-аукционнарда сатыла
Әфганстанның татар интернатларында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәрен интернет-аукционнарда уңышлы сата башладылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Балалар иҗаты әйберләрен сатудан җыелган барлык акчалар интернатларны карап тотуга сарыф ителәчәк. Бүгенгә бездә Кабул, Саманган һәм Фарьябта шундый өч интернат бар. Хәзер Гератта дүртенчесен оештырабыз», - дип хәбәр итте «Татар-информ» журналистына Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, сатып алучылар арасында гадәти кәгазьдә ясалган рәсемнәр һәм картиналар аеруча популяр. Рәсемнәрнең берсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк ителде.
«Татар ятимнәре сугыш куркынычын - ачлыкны, бомбага тотуны, АКШ һәм аларның союздашларының ракета атуларын кичерде. Күпләр, барлык туганнарын югалтып, ятим калды. Кайберәүләр аяк-кулларын югалтып инвалид булган, психик тайпылышлар белән интегә. Бездән башка алар һичшиксез үлемгә дучар ителер иде. Безнең укытучылар дәвалану һәм тернәкләндерүгә зур өлеш кертә» – диде Казан мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды (Кабулда вәкиллеге бар) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Бу эштә Әхмәт Хикмәт Татар, Муджахед Мустаин Татар һәм Кәримулла Зәки Татар активлык күрсәтә. Алар ярдәмендә балалар картиналар ясый, яулык, баш киеме, келәм, төрле эшләнмәләр тегә, каллиграфия белән шөгыльләнә.