Түбән Камада өлешчә мобилизациягә эләгүчеләр өчен оекбаш һәм бияләй бәйлиләр
Түбән Камада «Ватанны саклаучыларга мәхәббәт һәм җылылык белән» дигән хәйрия акциясе уза. Аны Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хозяюшка» ял һәм аралашу клубында катнашучылар оештырды. Кул эше осталары йон җепләр сатып алып, өлешчә мобилизациядәге солдатларга оекбаш, бияләй һәм снуд бәйли башлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...