Санкт-Петербургта Тинчурин театры гастрольләрен оештыру турында сөйләштеләр
Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белән очрашты.
Очрашуда мәдәният һәм сәнгать, гастрольләрне оештыру мәсьәләләре, шулай ук Санкт-Петербургта уздырыла торган театр фестивальләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов 2002 елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын җитәкли.