Башкортстан халкын октябрь аенда өстәмә ял көне көтә
Башкортстан халкын октябрь аенда Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көне көтә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз: 1990 елның 11 октябрендә республика Югары Советы тарафыннан Башкорт Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.
1992 елның 27 февралендәге «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы төбәк законы нигезендә, 11 октябрь – Республика көне эшләми торган бәйрәм көн санала.
Быел эшләми торган бәйрәм көн – 11 октябрь сишәмбегә туры килә. Нәтиҗәдә, дүшәмбе көнне, 10 октябрьдә эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә, еллык төп яки еллык өстәмә түләнә торган ял биргәндә 11 октябрь – эшләми торган бәйрәм көн отпуск календарь көннәре арасына кертелми.