Татарстан юлында ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкән, ике кеше зыян күргән
Бүген иртән республиканың Әлки районындагы трассада юл һәлакәте булган. Фотоларга караганда, җиңел автомобильләр кара-каршы бәрелешкән.
Юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.