Саба районы урманчылары Россия чемпионаты призерлары булды
«Нурлат урманчылыгы» һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» белгечләре составындагы Татарстан командасы Россия чемпионаты призерлары (III урын) булды.
Красноярск шәһәрендә узган «Лесоруб-2022» Россия чемпионатында Татарстан командасы составында Саба урманчылары катнашты. Конкурста Россия Федерациясенең 17 субъектыннан җитмештән артык кеше катнашты. Бу турыда «Саба таңнары»нда хәбәр ителә.
«Нурлат урманчылыгы» һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» белгечләре составындагы Татарстан командасы Россия чемпионаты призерлары (III урын) булды. Иштуганннан Валерий Иванов шәхси беренчелектә «Харвестер» операторлары арасында лаеклы җиңү яулады. Шулай ук республика командасына «эстафета» күнегүендә һәм харвестер һәм форвардер операторлары арасында гомуми зачетта 3нче урын бирелде.