2023 елда Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә 1,4 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә
Татарстан бюджетында 2023 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 1,4 млрд сумнан артык акча салынган.
«2023 елга кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 1 млрд 432 млн сум каралган, шул исәптән 232 млн сум - федераль бюджеттан. Ягъни, 2022 ел белән чагыштырганда финанслауның кимүе күзәтелми», - диде Татарстан финанслар министры урынбасары Алла Анфимова ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында.
Анфимова аныклавынча, федераль финанслау узган ел дәрәҗәсендә кала, ә республика финанславы 200 млн сумга арткан. Бу акча заемнарга һәм поручительлеккә тотылырга тиеш.