Ялларда Татарстанда яңгыр көтелә
Шимбә Татарстан территориясендә янә яңгыр көтелә, шулай ук җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һава торышы аязучан болытлы булачак.
Төнлә һава температурасы +4..+9 градус, ә көндез +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк.