Төмән өлкәсенең Яңа Атъял авылында Мәүлид бәйрәме үтте
Узган атнада Төмән өлкәсенең Ялутор районы Яңа Атъял авылында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләп үттеләр. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Мөселманнарны котларга Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов килде. Чарада шулай ук Ялутор районы имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Мәхмүтов, Төмән өлкәсенең төрле авылларыннан һәм шәһәрләреннән имамнар, хәйриячеләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Искәндәр хәзрәт Төмән өммәтенең рухи лидеры Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән сәламләү һәм котлау сүзләрен җиткерде. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм сыйфатлары турында сөйләде, мөселманнарны лаеклы яшәү рәвеше алып барырга, балаларга һәм яшьләргә, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) мәхәббәт тәрбияләргә өндәде.
Раил хәзрәт Мәхмүтов шулай ук балаларны ислам рухында тәрбияләүнең ролен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышын өйрәнүнең мөһимлеген һәм Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән уңышлары өчен рәхмәт белдерергә кирәген билгеләп үтте.
Чара барышында Искәндәр хәзрәт Яңа Атъял авылының җирле мөселман дини оешмасы рәисе Илдар хәзрәт Мөхәммәдшинны Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Яңа Атъял мәчете имамы Мөнир хәзрәт Биктимеров һәм Яр авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Сәгыйдуллин Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең аерымлык билгесе белән бүләкләнде.
Җыелыш бәйрәм табыны һәм бергәләп дога кылу белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.